Адрес школы: РТ Муслюмовский район, дер. Нижний Табын, ул. Школьная.
тел.: 8-85556-3-38-27
 e-mail: sntbn.mus@edu.tatar.ru

Официальный сайт

Нижнетабынской СОШ

                                                                                                niz-tabyn2009.narod.ru

Новости школы

 2  3  4  5  6  7  8  9  10 ....

10.10.10. Сайлаулар көне. Укытучылар 100% сайлауда катнаштылар, иртәнге сәгать 8.30 га мәктәп коллективы сайлап бетергән иде. Сайлау комиссиясе составында 3 укытучыбыз эшләде.

07.10.10. Татар телчеләре Тукай-Кырлай авылына экскурсия ясадылар. Безнең мәктәптән ике укытучы барды.

06.10.10. Мәктәптә укытучылар көне. Үзидарә укучылары классларда дәресләр бирделәр, укытучылар коллективына дәресләр бирделәр. Укучылар көче белән әзерләнгән зур концерт, әдәби музыкаль чыгыш булды. Укытучылар бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттеләр.

05.10.10. Усы җирлегендә бөтен район күләмендә уздырылган укытучылар бәйрәменә бардык.

1-10.10.2010. Өлкәннәр ункөнлеге бара. Шул уңайдан өлкәннәргә котлаулар җибәрелде. Балалар белән әдәби музыкаль монтаж әзерләдек һәм чыгыш ясадык, өлкән класс укучылары белән концерт номерлары күрсәттек. Авыл советы белән берлектә өлкәннәрне аш табынына чакырдык. Балалар өлкәннәрнең өйләренә барып йорт эшләрендә ярдәм иттеләр.

20.09.10. Татар теле һәм әдәбият укытучылары Шакирова Ә.М. һәм Әмирова М.Р. бердәм дәүләт имтиханы бирергә барып, югары балл җыюга ирештеләр. Димәк, имтиханны уңышлы тапшырдылар. Укытучыларның икесенең дә укучылары Республика олимпиадасында да призлы урыннарны яулаган иделәр. Молодцы үзебезнекеләр!

11.09.10. ТВБнең туган көне уңаеннан көзге табигатькә экскурсия ясадык, төрле кызыклы уеннар уйнадык. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттек.

01.09.10.  1 сентябрь - белем бәйрәме. Районнан килгән вәкилләр, "Туган як" агрофирмасы җитәкчеләре, укытучылар, ата-аналарның котлаулары. 1 нче сыйныфка керүче балаларның һәм 8 нче сыйныф "Кояшкай" отряды укучыларның әдәби музыкаль чыгышлары булды. Һәм "Борынгы Болгар" темасы буенча класс сәгатьләре үтте.           

20.08.10. Август киңәшмәсенә һәм булачак күргәзмәгә әзерлек бара.

15.08.10. «Беренче сентябрь-белем бәйрәме» нә әзерлек эшләре башланды. Әдәби-музыкаль чыгыш ясау өчен актив укучыларыбыз чакырылды. Алар матур шигырьләр, җырлар өйрәнүләрен дәвам итәләр. Бу чара белән пед.оештыручы Насифуллина Гөлзирә җитәкчелек итә.

17.08.10 «Мәктәпкә әзерлән» акциясендә катнашу өчен безнең мәктәпкә укырга керүче 2 бала бу акциягә бардылар. Алар мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тотып, бик сөенеп кайттылар.

1.06.10-10.08.10 Мәктәп бинасында зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Һәр класска ремонт ясалды. Коридор да түшәмнәр агартылды, идәннәр һәм стеналар буялды.

  

1.06.10-15.08.10. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучыларның җәйге практик эшләре алып барылды. Һәр сыйныф укучысы үз җаваплылыгын тоеп, теләп  хезмәтләрен куйдылар.

19.06.10. 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе. Кичәдә котлаулар, теләкләр бик күп булды. Бәйрәм махсус программа  нигезендә алып барылды. Әти –әниләр, укытучылар укучылар тәкъдим иткән  уеннарда катнаштылар. Кичә табын артында дәвам итте.

  

31.05.10. 1 нче июнь "Бөтендөнья балаларны яклау көне" уңаеннан мәктәбебездә зур күләмдә сабантуй бәйрәме уздырылды. Бәйрәм махсус программа нигезендә җыр – биюләр, төрле кызыклы милли халык уеннары, милли көрәш белән үрелеп барды. Үткәрелгән чара бик күңелле узды. Хәттә укытучылар да балалар белән берлектә уеннарда катнаштылар.

26.05.0-15.06.10. Чыгарылыш сыйныфларында имтиханнар.

24.05.2010. «Хуш мәктәбем-белем учагым» исемендә сонгы кыңгырау бәйрәме үтте. Әти әниләр, авыл советы үзидәрә җирлеге әгъзалары, район мәгариф бүлегеннән вәкилләр, пенсионер укытучыларыбыз килгән иде. Бәйрәмдә котлау сүзләре, чыгарылыш сыйныф укучылары адресына котлаулар, теләкләр әйтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең эчтәлекле, матур әдәби  музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан истәлек өчен фотоларга төшүләр оештырылды.

 

 

О школе
Наши учителя
Выпускники
Физкультура и спорт
Наша гордость
Делимся опытом
Профсоюзная жизнь
Профильное обучение
Конкурсы, олимпиады
Фотогалерея
Библиотека
Музей
Гостевая книга

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Hosted by uCoz